Әлмәт читендә 400 кв.м мәйданлы чүплек бетерелгән.

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Әлмәт районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары калдыкларны законсыз туплауны ачыкладылар. Чүплекнең мәйданы – 400 кв.м, күләме – 480 куб.м.

Әлмәт районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.

Кабат күчмә тикшерү вакытында чүплекнең бетерелгәнлеге ачыкланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International