Чаллыда «Экоактивлар-2024» проектына йомгак ясалды

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

«Орион» яшьләр үзәгендә «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Экоактивлар-2024» экоагарту проекты йомгаклары буенча иң яхшы мәктәпләрне һәм иң актив укучыларны бүләкләделәр. Шушы ел эчендә генә дә активистлар 2498 кг пластик, 1326 кг пластик капкач һәм 276 тонна макулатура җыйганнар!

«Экоактивлар-2024» проекты йомгаклары буенча:

«Яшел түгәрәк» акциясендә 30 нчы мәктәп җиңде.

«Доброкрышечки» акциясенең җиңүчесе 78 нче Пушкин пролицее булды.

«Яшел урам» акциясендә 26 нчы гимназия җиңүче булды.

«Кәгазьгә - икенче тормыш!» акциясендә 30 нчы мәктәп җиңү яулады.

Проектның барлык призерлары исемлеген «#ЭКОАКТИВЫ в Челнах» төркемендә әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://vk.com/ecoactives

Барлык катнашучыларны да котлыйбыз! Бергә без дөньяны чистарак һәм яхшырак итә алабыз!

Исегезгә төшерәбез, «Экоактивлар» проекты Чаллы мәгариф учреждениеләрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Чаллы шәһәренең Яшьләр эшләре идарәсе, «Эколаб», «ПромИндустрия» компанияләре, Идел буе экология компаниясе һәм «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International