Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары законсыз чүплекләр белән көрәшүне дәвам итә. Бу юлы рейд Мамадыш шәһәрендә рөхсәтсез чүп-чар җыюны ачыкларга һәм туктатырга ярдәм итте.
Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы җир кишәрлегендә ташлана торган калдыклар арасында экологлар биналарны җимерүдән һәм сүтүдән калган калдыкларны, төрү катыргыларын, автомобиль покрышкаларын һәм башка көнкүреш чүп-чарларын теркәделәр. Чүп-чарның гомуми мәйданы – 79 кв.м, чүплекнең күләме – 47,5 куб.м.
Мамадыш районы Башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы турында кисәтү җибәрелде. 20 гыйнварга кадәр чүплек бетерелергә тиеш.