1000 сумлык купюра өчен булачак символга тавыш бирү дәвам итә

2024 елның 2 декабре, дүшәмбе

Россия Үзәк банкы 1000 сумлык купюра өчен символга тавыш бирүне башлап җибәрде. Бу Казанның матурлыгын һәм бөеклеген бөтен илгә күрсәтү мөмкинлеге!

Теләгән һәркем халык онлайн-тавыш бирүендә катнаша һәм яңартылган банкнотаны бизәячәк сурәтне сайлый ала. Татарстан башкаласыннан кандидатлар арасында Казан федераль университетының төп корпусы, Игенчеләр сарае һәм «Казан» гаилә үзәге бар.

Тарихка үз өлешегезне кертү һәм милли валютаның булачак дизайнын билгеләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! 

Тавыш бирү 12 декабрьгә кадәр Россия Үзәк банкы сайтында дәвам итәчәк: https://www.cbr.ru/cash_circulation/simvoly-dlya-banknot/1000/ 

Үзәк Банк сайтыннан скриншот.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International