Шилнә елгасы буендагы рөхсәтсез чүплек бетерелде

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Халык автомобиль шиннарыннан рөхсәт ителмәгән чүплек турында мөрәҗәгать иткәннән соң, Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллыга Никита Кайманов урамына урынга чыктылар. Территорияне карау барышында хокук бозу факты расланды, чүплек Шилнә елгасының су саклау зонасында табылды.

Чаллы Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелгән. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International