Контроль органнары һәм эшкуарлар арасында үзара хезмәттәшлекне яхшырту, шулай ук тикшерүләр һәм профилактик чаралар үткәрү процессын гадиләштерү максатларында «Инспектор» мобиль кушымтасында эшләүгә багышланган укыту видеороликлары белән танышырга тәкъдим итәбез.
Бу видеолар кулланучыларга кушымтаны урнаштыру, РФ Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында шәхси кабинетны теркәү, шулай ук әлеге инструмент ярдәмендә тикшерүләр һәм визитлар үткәрү процессын ачыкларга ярдәм итәчәк.
Өйрәтә торган видеороликлар безнең сайтта сылтамалар буенча бар:
- https://eco.tatarstan.ru/pressa/video.htm/video/9900759.htm (тикшерү процедурасын үткәрү)
- https://eco.tatarstan.ru/pressa/video.htm/video/9900779.htm (профилактик визит үткәрү)
Ел башыннан Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан 120 профилактик визит үткәрелде, аларның яртысыннан артыгы – «Инспектор» мобиль кушымтасын кулланып. Әлеге сервистан файдаланучы компанияләр өчен үткәрелгән визитларны бәяләү мөмкинлеге бар. Бу функция РФ Дәүләт хезмәтләре порталында гамәлгә ашырылган. Моның өчен шәхси кабинетның өске панелендә «Оешма профилен» сайлагыз, «Контроль һәм күзәтчелек» бүлегенә күчегез, үткәрелгән чараның карточкасын табыгыз һәм «Бәяләргә» төймәсенә басыгыз. Моннан тыш, бәяне махсуслаштырылган порталда да калдырылырга мөмкин monitoring.ar.gov.ru.