Казанда социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның II Республика форумы уздырыла

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы башлангычы белән, Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте ярдәмендә, хәзерге вакытта социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның II Республика форумын әзерләү эшләре бара, ул быел ноябрьнең соңгы декадасында Казанда уздырылачак.
Форумда 1000нән артык кеше – Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләренең коммерциясез оешмаларыннан, министрлык һәм тармакларның, муниципаль берәмлекләрнең җәмәгать советларыннан, федераль тармаклардан вәкилләр, шулай ук чакырылган экспертлар катнашыр дип көтелә.
Форум кысаларында социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның хакимият һәм җирле үзидарә органнары белән муниципаль берәмлекләрнең социаль-экономик үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек итүе мәсьәләләрен карау, шулай ук социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның иң яхшы проектлары күргәзмәсен оештыру күздә тотыла.
Коммерциясез оешмалар форумында катнашу өчен Татарстан Җәмәгать палатасының http://oprt.tatarstan.ru сайтында теркәлергә мөмкин.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International