Декабрьдә Бөтенроссия экологик яшьләр форумы уздырыла

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
4 декабрьдә Мәскәүдә, Әйләнә-тирәлекне яклау елының финал вакыйгасы – әйләнә-тирәлекне саклау буенча Бөтенроссия съезды кысаларында, Бөтенроссия экологик яшьләр форумы уздырыла. Чара “Крокус Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.
Форум яшьләрне әйләнә-тирәлекне саклау белән бәйле чараларга җәлеп итү, экологик хәрәкәт формалаштыру максаты белән үткәрелә. Әлеге мәйдан яшь буынга һөнәри экологлар белән бәхәсләр корырга, экологик яшьләр хәрәкәтенең “юл картасын” төзергә, дәүләт хакимияте органнары белән бергә әйләнә-тирәлекне саклауга юнәлтелгән уртак проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской билгеләп үткәнчә, форум яшьләрнең киң күләмле экологик хәрәкәтен үстерүгә стимул һәм Әйләнә-тирәлекне яклау елының төп нәтиҗәләренең берсе булачак.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы сайтыннан.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International