Россия оборона министры Андрей Белоусов Экология министрлыгы коллективының МХО сугышчыларына ярдәмгә керткән өлешен билгеләп үтте

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының профсоюз комитеты рәисе Николаева Юлия Вячеславовна Россия Федерациясе оборона министрының «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнде. Югары бүләк – бөтен коллективның Ватанны саклаучыларга ярдәм итүдәге казанышларын тану һәм өлешләрен бәяләү.

Юлия Вячеславовна җитәкчелегендә сугышчыларга ярдәм, шулай ук фронт яны территорияләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар йөкләр җыю һәм җибәрү буенча гаять зур эш башкарылган. Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан меңгә якын коры душ комплекты, окоп шәмнәре, дарулар, маскировка челтәрләре, газ плитәләре, гигиена һәм беренчел кирәк-яраклар җыеп тапшырылган. Хәйриячеләр ярдәме белән быелның февралендә чираттагы йөк махсус транспортта – УАЗИКта китерелгән, ул шулай ук сугышчыларга бүләк ителгән. Курск өлкәсенең эвакуацияләнгән халкына ярдәм итү өчен Министрлыкта акчалата җыем оештырылды.

Ирекле эшчәнлек – безнең сугышчыларга махсус операция зонасында ярдәм итүнең аерылгысыз өлеше. Алар һәрчак ярдәм һәм җылы сүзләр өчен рәхмәт белдерәләр, моның һәр сугышчы өчен никадәр мөһим икәнен билгеләп үтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International