Эфирда яхшылык. ММЧ вәкилләре өчен конкурс игълан ителде

2024 елның 11 октябре, җомга

Татарстанның Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә «Эфирда яхшылык» ирекле эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итә. Гариза бирү кампаниясе 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурста законнарда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән ММЧ редакцияләре, аерым авторлар (журналистлар, блогерлар), авторлык коллективлары, ТР югары һәм урта махсус уку йортларының студент ММЧ вәкилләре, шулай ук гомуми белем бирү учреждениеләре катнаша ала.

Теркәлгән ММЧ  өчен гаризалар әлеге номинацияләр буенча кабул ителә:

- Шәһәр, район яисә республика массакүләм мәгълүмат чараларында «Интернет-басмаларда һәм вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы мәкалә»;

- «Социаль челтәрләрдә иң яхшы язма»;

- Шәһәр яки республика массакүләм мәгълүмат чараларында «Иң яхшы телесюжет» ;

- Шәһәр яисә республика массакүләм мәгълүмат чараларында «Радиода иң яхшы мәгълүмат чыгарылышы» ;

«Иң яхшы видеоролик»;

- «Гаилә волонтерлыгын яктырту»  махсус номинациясе.

 Теркәлмәгән ММЧ өчен:

- «Социаль челтәрләрдә иң яхшы язма»;

- «Радиода иң яхшы мәгълүмати чыгарылыш»;

«Иң яхшы видеоролик»;

- «Гаилә волонтерлыгын яктырту» махсус номинациясе.

Конкурсның гомуми приз фонды 250 мең сум тәшкил итә – 25 мең сум исәбеннән, кыйммәтле призлар, һәр призлы номинациягә.

Иҗади эшләрне теркәгән гаризалар «Добро.Конкурсы» интернет-порталында әлеге сылтама буенча кабул ителә: https://dobro.ru/contest/175/apply.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International