Экоакциядә катнашу атнасында Тәтешнең мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм мәктәп укучылары ярты тонна макулатура җыйдылар

2024 елның 11 октябре, җомга

500 килограмм кәгазь калдыклары, димәк, 5 агач коткарылган. Тәтеш районының Олы Шәмәк мәктәбендә узган көзге игелек атнасы нәтиҗәләре әнә шундый. Учреждение укучылары һәм укытучылары, шулай ук аларга кушылган «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр берьюлы 2 экологик акциягә - «Экология» илкүләм проектына ярдәм итеп, «Эколяталар белән  агачларны коткарабыз» һәм «БумБатл»га теләктәшлек белдергән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Бумбатл» кәгазь сугышы нәтиҗәләре буенча оештыручылар топ-3 иң нәтиҗәле балалар бакчасын, мәктәпләрне, югары уку йортларын, СУЗларны һәм компанияләрне билгеләячәк. 

Мәктәп зачетында җиңүчеләр танылган блогер белән онлайн-очрашу, диплом, рәхмәт һәм акция маскоты статуэткасы, шулай ук конкурс партнерларыннан бүләкләр алачак. Категория призерлары дипломнар, рәхмәт хатлары, акция партнерларыннан бүләкләр һәм төбәктәге мәдәни һәм спорт чараларына чакыру билетлары алачаклар. 

Акция дәвам итә. Сезнең дә җиңүгә бөтен мөмкинлекләр бар. 15 ноябрьгә кадәр һәркем табигатькә ярдәм итә ала. Катнашу өчен мөмкин кадәр күбрәк макулатура җыярга һәм рәсми сайтта теркәлү узарга кирәк: https://бумбатл.национальныепроекты.рф/. #Бумбатл #экосистема #нацпроектэкология хештеглары белән социаль челтәрләрдә барлык дусларга катнашуыгыз турында сөйләргә онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International