Казанның Совет районында көнкүреш калдыклары чүплеге бетерелде

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Экология министрлыгы адресына халыктан Казанның Шоссейная урамындагы 5Б йорт янындагы контейнер мәйданчыгын чүпләү турында мөрәҗәгать килде.

Территорияне карау вакытында көнкүреш калдыкларын туплау факты расланды. Чүплекнең мәйданы – 85 кв.м, күләме – 42 куб.м. 

Совет районы администрациясе тәртип бозуны оператив рәвештә бетерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International