Экологиягә ориентир. Чистай шәһәренең «Движение сердца» шәһәрне эко-җимлекләр белән бизәгән

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Казан инновацион университетының Чистай филиалындагы «Движение сердца» командасы туган шәһәр экологиясенә үзеннән килгәнчә өлеш кертүен дәвам итә.

Бу юлы балалар кошларга кышка әзерләнергә һәм аларга җимлекләр ясарга булышырга карар иткәннәр. Әзерләү процессында бары тик экологик чиста һәм куркынычсыз материаллар гына кулланылган. Мондый җимлекләр озак хезмәт итәчәк һәм кошларга яки әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәячәк.

«Моннан тыш, ясау һәм урнаштыру процессы үзе – уртак эш, тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек. Әлеге проект төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерде, һәм бу искиткеч илһамландыргыч булды!» – дип саный хәрәкәттә катнашучылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Движение сердца» командасы шулай ук «Студентларның Чисталык кубогы» экологик турнирында да катнаша. Балалар 1нче этапны уңышлы үтеп, анда территорияләрне чүп-чардан чистарту һәм калдыкларны аеру буенча ярышканнар һәм 183 команда арасында 12нче урынны алганнар.  

Алда катнашучыларны экологик онлайн-марафон көтә. Топ-15 иң яхшы команда йомгаклау этабына үтәчәк һәм төп приз өчен көрәшәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International