Ел башыннан экологлар тарафыннан гражданнарның 8 меңләп мөрәҗәгате кабул ителде, аларның 85% өлеше хәл ителгән

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә гражданнардан 7856 мөрәҗәгать кергән. Узган атнада гына да экологларга 500дән артык хәбәр җибәрелгән.

Экологлар тарафыннан «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында 3607 мөрәҗәгать, «Халык контроле» системасы буенча 1198 мөрәҗәгать, «ПОС» кире элемтә платформасында 171 хәбәр һәм Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша 2880 хәбәр каралган.

Бүгенге көндә мөрәҗәгатьләрнең 85% буенча карар кабул ителгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International