Азнакай мәйданы территориясен 500 дән артык нарат үсентесе бизәде. Биредә «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән урман утырту буенча табигатьне саклау акциясе узды.
Чарага ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук Азнакай мәктәпләре укучылары да кушылды.
«Планетаның «яшел үпкә»ләрен бары тик бергә генә саклап калырга һәм ныгытырга мөмкин, – дип саный экологлар. – Алар кешенең тормыш эшчәнлегенә йогынты ясап кына калмый, экологик куркынычсызлык гаранты да булып тора».
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 28 нче көзге акциядә 20 мең татарстанлы катнашкан. 600 га мәйдан яшелләндерелгән.