Бүген Спортның ишү төрләре үзәгендә ТР Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды. Экология министрлыгы командасы, бердәмлек һәм бик яхшы спорт күнекмәләрен күрсәтеп, берьюлы 2 җиңү яулады һәм 1/8 финалга чыкты.
Киләсе уенда 5:3 исәбе белән экологлар ТР Цифр министрлыгы командасын ота һәм турнирның чирек финалына үтә.
Иртәгә Экология министрлыгы ярымфиналга чыгу өчен гамәлдәге чемпионнар – ТР буенча Федераль казначылык идарәсе белән көрәшәчәк.