Бүген бөтен республика буенча «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узды.
Экология министрлыгы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Алар Лаеш районының Матюшино авылы янында агач үсентеләре утырттылар. Хәзер, үсентеләр үсеп киткәч, урманда 20 меңнән артык чыршы һәм карагай үсеп чыгачак!
Акциягә бүген бөтен Татарстан кушылачак, ә төп максат – республиканың барлык районнарында 1 млн үсенте утырту!
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Урманны саклыйк» акциясе кысаларында бөтен Россия буенча 70 миллионнан артык агач утыртылган. Агач утыртуда миллионнан артык кеше катнашкан.