Экология министрлыгы инспекторлары Чистайда төзелеш калдыклары чүплеген тапкан

2024 елның 4 октябре, җомга

Экология министрлыгына Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе аша халыктан Чистай читендәге карьерга калдыклар ташлау турында мөрәҗәгать керде.

Идел-Кама идарәсе инспекторлары хокук бозу урынына чыкканнар. Территорияне тикшергәндә калдыкларны туплау факты расланачак. Чүплекнең мәйданы – 37 кв.м, күләме – 18 куб.м. 

Чистай районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмарга ярамавы һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International