Чираттагы законсыз чүплек турында Экология министрлыгы инспекторларына «Халык контроле» ярдәмендә билгеле булды. Хокук бозу Азнакай районының Благодатный поселогыннан 800 метр ераклыкта теркәлгән.
Күчмә тикшерү барышында экологлар туфракта торак калдыкларын туплау фактын ачыкладылар. Чүп-чар күләме – 14 куб.м, мәйданы 72 кв.м тәшкил итте.
Микулино авыл җирлеге башлыгына Ык яны территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куелмавы һәм аларны бозуны бетерү зарурлыгы турында кисәтү җибәрелде.
Бүгенге көндә чүплек бетерелгән.