200дән артык катнашучы, чиста территория һәм яхшы кәеф - Чаллыдагы экологик йөгерү нәтиҗәләре әнә шундый. Командалар өмәне спорт белән бергә кушып, 100 капчыктан артык чүп-чар җыйганнар. Чара «Яшел Россия» Бөтенроссия акциясенә багышланган.
«Экойөгереш»тән тыш, катнашучылар фитнес-разминкадан яхшы кәеф алып, экологик викторинадагы сорауларга җавап биргәннәр һәм 20дән артык кызыклы артефакт җыйганнар.
«Экойөгереш» нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар:
1 урын – Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы;
2 урын – 26 нчы гимназия;
3 урын – Г.Н.Кайманов исемендәге кадет мәктәбе.
Чара ахырында барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле призлар тапшырылган.
Экойөгереш «Орион» яшьләр үзәгенең «Экоактивлар» экологик берләшмәләр үзәге инициативасы белән ТР Экология министрлыгы һәм Чаллы башкарма комитеты ярдәмендә узды.