Экология министрлыгы инспекторлары Буа һәм Алексеевск районнарында өмәләр үткәрделәр

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Экология министрлыгының Идел-Кама һәм Идел аръягы идарәләре хезмәткәрләре Татарстанда яшәүчеләр белән бергә Буа һәм Алексеевск районнарында чисталык урнаштырдылар.

«Табигатькә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм итәргә мөмкин!» – дип саный Буа шәһәренең «Светофорик» балалар бакчасының кечкенә экоактивистлары. Алар әти-әниләре һәм Идел аръягы идарәсе инспекторлары белән бергә кичке өмә үткәреп, «Акчарлак» лагере территориясен чистарттылар. Ә экоакция башланыр алдыннан балаларга истәлекле бүләкләр өләштеләр һәм ни өчен учак ягарга һәм урманда чүпләргә ярамавы турында сөйләделәр. 

Алексеевск районындагы Идел-Кама идарәсе хезмәткәрләре дә тәртип урнаштырды. Алар җирле халык белән бергә Алексеевск бистәсе урамнарында һәм скверларында ботакларны һәм көнкүреш калдыкларын җыярга чыктылар. 
Ике өмәдә уртак тырышлык белән 10 капчык чүп-чар җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International