Татарстан экологлары гражданнарның 7,3 мең мөрәҗәгатен карады

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Ел башыннан Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсендә 7297 мөрәҗәгать теркәлгән. «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында – 3123 хәбәр һәм «Халык контроле» системасы буенча 1186 хәбәр килгән. 171 мөрәҗәгать «ПОС» кире элемтә платформасында һәм 2817 мөрәҗәгать Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша теркәлгән.

Халык арасында иң популяр мәсьәлә булып санкцияләнмәгән чүплекләр һәм чүп-чарны вакытында чыгармау темасы кала бирә. Бу сорауга 4546 мөрәҗәгать туры килә. Шулай ук 1096 хәбәр атмосфера һавасының сыйфатына һәм 852 хәбәр суның сыйфатына бәйле булган.

Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы «Вконтакте»да «Госуслуги. Решаем вместе» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар.  Аның ярдәмендә теләсә кайсы кулланучы тормыш сыйфатын яхшырту өчен сорау бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International