Журналистлар, экоблогерлар һәм видеографлар! Сезне ЭКОлидерда катнашырга чакырабыз

2024 елның 27 сентябре, җомга

Әһәмияте буенча түгел, ә исәп буенча соңгы «Массакүләм мәгълүмат чаралары» конкурс төркеме. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьне саклау тематикасы мәсьәләләрен яктыртуда ярдәм иткән журналистларны «ЭКОлидер» республика конкурсында катнашырга чакырабыз.

Җиңүчеләр бастырылган яңалык хәбәрләре, видеоконтент, тәкъдим ителгән материалның саны һәм сыйфаты нигезендә 5 номинация буенча билгеләнәчәк:

- Иң яхшы телесюжет

- Иң яхшы радиосюжет

- Электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы

- Басма матбугат чараларында иң яхшы мәкалә

- Иң яхшы экоблогер/видеограф.

Гариза тутырырга (Конкурс нигезләмәсенә 6 нчы кушымта), шулай ук үз язмаларыңны бирергә кирәк. 

Конкурсны уздыру шартлары белән җентекләбрәк сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2024-7768429.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International