«Төрле төстәге тамчылар» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

18 октябрьгә кадәр Федераль су ресурслары агентлыгының «Төрле төстәге тамчылар» гомумроссия балалар рәсеме конкурсына заявка бирергә өлгерегез. Иң яхшы эшләр Берләшкән Милләтләр Оешмасының Климат үзгәрү мәсьәләләре буенча конференциясенә җибәреләчәк. Ул 11-22 ноябрьдә Бакуда традицион Су көне кысаларында узачак.

Быел эшләр 10 номинациядә кабул ителә, алар арасында ясалма интеллект мөмкинлекләрен кулланырга мөмкинлек бирүчеләр дә бар.

3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге катнашучыларга гаризалар бирү өчен сайтта теркәлергә кирәк: https://рисуюводу.рф/. Конкурска йомгак 1 ноябрьдә ясалачак.

«Су образы» махсус минациясендә җиңүчене Россия Табигать министрлыгы башлыгы Александр Козлов сайлаячак. Гран-при иясен жюри әгъзалары билгеләячәк, алар арасында Росводресурсы җитәкчесе Дмитрий Кириллов, РФ халык рәссамы Никас Сафронов, актриса Юлия Михалкова һәм башкалар бар. Быел беренче тапкыр гамәлгә куелган халык жюрие призы сайтта тавыш бирүдә кулланучыларның максималь ярдәмен алган катнашучыга тапшырылачак.

Белешмә: «Төрле төстәге тамчылар» конкурсы Федераль су ресурслары агентлыгы тарафыннан 2014 елдан бирле үткәрелә. 10 ел эчендә анда 90 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашкан, алар 126 меңгә якын эш җибәргән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International