Республика экологик кабул итү бүлмәсендәге барлык мөрәҗәгатьләрнең 63% өлеше чүплек категориясенә туры килә

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Чүплекләр һәм чүп-чарны вакытында чыгармау мәсьәләсе – республикада яшәүчеләр арасында иң актуале. Бу категориягә 4608 хәбәр туры килә. 1075 мөрәҗәгать атмосфера һавасының сыйфатына һәм 834 мөрәҗәгать суның сыйфатына бәйле.

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә барлыгы 7207 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.

Экологлар тарафыннан «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында – 3110 хәбәр, «Халык контроле» системасы буенча 1171 мөрәҗәгать, «ПОС» кире элемтә платформасында 171 мөрәҗәгать һәм Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша 2755 мөрәҗәгать каралды.

Исегезгә төшерик, Экология министрлыгының «Вконтакте» бергәлегендә «Госуслуги. Решаем вместе» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар. Аның ярдәмендә теләгән һәркем сорау бирә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International