Экология министрлыгы хезмәткәрләре балалар белән Казанның кызыклы почмаклары буйлап экскурсиягә киттеләр

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Гаилә елы кысаларында Экология министрлыгы хезмәткәрләре балалар белән бергә Казан буенча экскурсиядә булдылар.

Татарстан башкаласы буйлап сәяхәт Габдулла Тукай исемендәге метро станциясеннән башланды. Татар поэзиясе классигы хөрмәтенә аталган үзәк мәйданда Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗат юлы турында сөйләделәр. Казанның тарихи өлешенә зур игътибар бирелде. Игенчеләр сараен, Бауман урамын карадылар, шәһәрнең үзәге – Казан Кремлен дә күреп калдылар. Сәяхәтне яр буе һәм Лядский бакчасы буйлап йөреп тәмамладылар.

«Мондый экскурсияләр коллектив белән якынаерга гына түгел, ә газиз шәһәр тарихына яңадан чумарга да ярдәм итә. Без балалар белән бергә Казанның бөтен матурлыгын һәм бөеклеген ничәнче тапкыр бәяләдек», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Экология министрлыгы хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International