Ел башыннан экологлар тарафыннан 6 меңгә якын мөрәҗәгать хәл ителде

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Ел башыннан Экология министрлыгы хезмәткәрләре иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә килгән 6702 мөрәҗәгатьнең 5841ен карап, хәл иттеләр.

«Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша 2825 хәбәр кабул ителгән, «Халык контроле» системасында – 1112 мөрәҗәгать, «ПОС» кире элемтә платформасында – 168 мөрәҗәгать һәм Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша 2597 мөрәҗәгать килгән.

Республика халкы еш кына чүплекләрдән һәм чүп-чарны вакытында чыгармаудан зарлана – 4156 хәбәр. 991 мөрәҗәгать атмосфера һавасының сыйфатына һәм 802 мөрәҗәгать суның сыйфатына бәйле булган.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча;

- «Цифрлы кире элемтәнең бердәм тәрәзәсе»: https://eco.tatarstan.ru/;

- атна саен, сишәмбе көнне уза торган гражданнарны кабул итү барышында. Әлеге телефон аша язылырга мөмкин: (843) 267-68-48.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International