Экология министрлыгы командасы белгечләрне эшкә чакыра

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс игълан ителде.

Белгечләр кирәк:

- Үзәк территориаль идарәгә,

- экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенә,

- экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсе проектларын пропагандалау бүлегенә,

- углеводород чималы геологиясе бүлегенә,

- әйләнә-тирә мохитне саклау икътисады һәм проект планлаштыру бүлегенә,

- планлаштырыла торган эшчәнлекне бәяләү бүлегенә,

- геологик күзәтчелек бүлегенә,

- экологик күзәтчелек бүлегенә.

Кандидатларга куела торган квалификация таләпләрен сез кадрлар сәясәте бүлегендә таба аласыз - https://eco.tatarstan.ru/obyavlenie-o-konkurse.htm. Катнашуга гаризалар, кирәкле документларны кушып, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Павлюхин ур., 75 й., 104 нче каб., 2024 елның 7 октябренә кадәр.

Конкурс уздырганда конкурс комиссиясе кандидатларны тест һәм индивидуаль әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли. Конкурс комиссиясе утырышы 2024 елның 24 октябренә планлаштырылган.

Белешмәләр өчен телефон – 8 (843) 267-68-17.

Тест үткәрүгә әзерлек буенча тәкъдимнәр белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International