Экология министрлыгы командасы – эстафета нәтиҗәләре буенча иң тиз алтылыкта

2024 елның 14 сентябре, шимбә

Бүген Үзәк стадионда җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы этабы узды. Катнашучы 20 команда арасында экологлар елдан-ел үз позицияләрен югалтмыйлар һәм алтынчы урыннан түбән төшмиләр. 

Экология министрлыгы хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган ярышларда актив катнашалар. Исегезгә төшерәбез, Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында ярышлар 9 дисциплина буенча уздырыла. 

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл! Хезмәттәшләр, котлыйбыз сезне! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International