Экологик керемнәр исәбенә Арча районында «кыргый» карьер рекультивацияләнде

2024 елның 13 сентябре, җомга

Арча районының Носы торак пунктында «кыргый» карьер яшел тигезлеккә әверелде. Монда ТР Экология министрлыгы һәм район башкарма комитеты арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында үткәрелгән рекультивация эшләре төгәлләнде. Исегезгә төшерәбез, документ кергән штрафлар хисабына табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыруны һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләүне күздә тота.

Карьер бортында авышлыклар ясалып, 1000 кв. м мәйданлы территория торгызылды. 

Башкарылган эшләрнең бәясе 240 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International