«Экология йөзләрдә» рубрикасы аша искиткеч хезмәткәрләребез турында сөйләүне дәвам итәбез. Бу көннәрдә зирәк һәм һәрвакыт елмаеп торучы Ольга Геннадьевна Германова юбилеен билгеләп үтә

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Менә инде 15 елдан артык Ольга Геннадьевна Экология министрлыгында эшли. 1987 елда ул «Микробиология» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетын тәмамлый. КФУда, аннары 16 ел Фәннәр Академиясенең Пущино фәнни үзәгендә (Мәскәү өлкәсе) эшли. 1998 елда безнең героиня биология фәннәре кандидаты була, ә 2008 елда Министрлыкка эшкә килә. 

Су объектларын саклау бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе ул, тормышны бик ярата, бу дөньяның матурлыгына һәм уникальлегенә сокланудан туктамый, сәяхәт итәргә ярата, ә тагын аның игелекле йөрәге теләсә нинди бәла-каза яныннан урап узарга мөмкинлек бирми. Һәрвакыт ярдәм итә, сөйли, аңлата һәм авыр минутларда булышлык күрсәтә. Искиткеч әни, ул һәм кыз үстергән. Аның зур мәхәббәте йорт хайваннарына да җитә. Германовлар гаиләсендә куян, мәче һәм аквариум балыклары үз урыннарын тапкан. Ольга Геннадьевна үзе әйтмешли, ул һәрвакыт балаларының кечкенәдән үк табигатьне яратулары турында теләгән, кече туганнар турында кайгырта белсеннәр дип тырышкан. 

Экология министрлыгының зур коллективы героинябызны юбилее белән котлый! Бәхетле булыгыз, сөекле булыгыз! Яктылык, иминлек һәм бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International