«Халык инспекторы» ярдәмгә ашыга. Калдыкларны ташлау фактларын булдырмау өчен бүләкләү системасы кертелде

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

«Халык инспекторы» кушымтасы тәкъдир ителде. Автотранспорт чараларыннан калдыкларны бушату яки агызу фактларын булдырмауда ярдәм күрсәткән республика халкы 1150 сум күләмендә бүләк ала алачак (НДФЛ исәпкә алып).

Хәбәр видеоязма белән расланырга тиеш. Материалны «Халык инспекторы» кушымтасы ярдәмендә теркәргә һәм җибәрергә кирәк.

Бүләкләүнең кертелгән чаралары әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә җәмәгать контроле системасын камилләштерүгә, шулай ук экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән, бу «Экология» илкүләм проектының максатларының берсе булып тора.

 Якын арада яңартылган кушымтаны барлык мәйданчыкларда да кулланып булачак. Хәзер ул модерациянең соңгы этапларын уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International