Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумы ачылды. Кабул итүче делегация башында – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, алар арасында республиканың экология министры Александр Шадриков та бар.
Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Башлыгы Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга чарага федераль статус бирү турында карар кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде. «Бу федераль хакимият органнары җитәкчеләре, регионнардан һәм чит илләрдән килгән коллегалар, фән һәм бизнес-бергәлек вәкилләре белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Форум мәйданчыгында уртак эш безнең казанышларны һәм безнең алда торган бурычларны объектив бәяләргә, хезмәттәшлек чикләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк».
Исегезгә төшерәбез, Kazan Digital Week форумы инде 5 тапкыр уздырыла. Бу вакыт эчендә ул үзен мөһим дәүләт карарларын эшләп чыгарганда эшлекле бергәлек белән элемтә өчен иң яхшы каналларның берсе буларак танытты. Быел форумда Россиядән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 16 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 600е – спикер сыйфатында чыгыш ясаячак.
100 дән артык чара үткәрү планлаштырыла, алар арасында Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының стратегик сессияләре, конференцияләр, секцияләр, конкурслар бар. 4 мең кв.м мәйданлы күргәзмә экспозициясендә 140тан артык стенд тәкъдим ителгән, аларда 200дән артык алдынгы ИТ-компания үз чишелешләрен күрсәтәчәк.