Татарстан Экология министрлыгының Лачын-балобанны реинтродуцияләү проекты тәкъдим ителде.
Проектны хайваннар дөньясының алынган объектларын табигатькә кайтару өчен тернәкләндерү үзәкләрен булдыру темасына багышланган сессия кысаларында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева тәкъдир итте.
Ул узган гасырның 70 нче елларына кадәр зур территорияләрдә очрый торган лачынның бу төре хәзер Халыкара табигатьне саклау берлегенең, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелүе турында сөйләде. Һәм бу затлы кошны Татарстанның туган күк йөзенә кайтару өчен менә инде икенче ел СИБУР компаниясе ярдәме белән Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проекты гамәлгә ашырыла. Бу проект хакимият, бизнес, фән һәм җәмгыять диалогы үрнәге булды. Ул волонтерларны җәлеп итеп, фәнни бергәлекнең фәнни катнашында бара. Моның төп максат – лачыннарны кыргый табигатьтә тереклеккә әзерләү, аларны реинтродукцияләү. «Лачын-балобанның Идел-Кама популяциясен торгызу проектын, иң элек, Россия Табигать министрлыгы җитәкләгән һәм Россия Президенты В.В.Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү буларак позицияләдек. 2023 елда гамәлгә ашырылган сынау проектының уңай нәтиҗәләрен исәпкә алып, быел лачын-балобанны реинтродуцияләү проектын гамәлгә ашыруны дәвам итү турында карар кабул ителде», – дип билгеләде Ольга Манидичева.
Проектны гамәлгә ашыруның 2 елында орнитолог-галимнәр һәм волонтерлар күзәтүе астында 16 лачын баласы табигый яшәү тирәлегенә җайлаштырылып, табигатькә чыгарылды.
Быел проект кысаларында 4 өлкән кош Казан зооботаника бакчасы вольерларына парлар ясау һәм чебиләр чыгару өчен урнаштырылды.
Гамәлгә ашырыла торган проект фәнни җәмәгатьчелекнең югары бәясен алды һәм «Ышанычлы партнер – Экология» Бөтенроссия конкурсында җиңүче, шулай ук «Бәллүр компас» илкүләм премиясе финалисты булды.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның августында Татарстан Республикасы Экология министрлыгы һәм А.И. Щеповских исемендәге Әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итүнең төбәк иҗтимагый фонды, «Сибур Холдинг» ГАҖ һәм «Кэпт Налоги и Консультирование» ҖЧҖ компанияләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Сессия модераторы Ольга Кревер – Россия Табигать министрлыгының «Росзаповедцентр» ФДБУ директоры урынбасары Татарстанның күп кенә экологик инициативаларның лидеры һәм инициаторы булуын аерым ассызыклады. Болар – Ак барсны саклау үзәкләрен булдыру, әйләнә-тирә мохитне саклауны һәм тыюлык эшен торгызу, экология өлкәсендә һөнәри стандартлар эшләү һәм башкалар.
Россия Табигать министрлыгы ярдәмендә хәзерге вакытта лачын-балобанны реинтродукцияләү проектының киләсе елдан башлап старт алачак һәм «Экология» илкүләм проектының дәвамы булачак «Экологик иминлек» яңа илкүләм проектында катнашу мәсьәләсе карала.
Исегезгә төшерәбез, «Лачын көне» халыкара форумы төрле яклы диалог һәм хакимият органнары вәкилләренең, экспертларның һәм фәнни җәмәгатьчелекнең игътибарын ерткыч һәм сирәк төр кошлар популяциясен, шул исәптән лачынлылар гаиләсендәге кошларны да, саклау һәм үрчетү мәсьәләләренә җәлеп итү өчен халыкара эксперт мәйданчыгы булырга тиеш. 2023 елдан башлап Форум Россиядә ел саен үткәрелә.