«Нәфис Косметикс» Казан урамнарында мең агач утыртачак

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Казан мэриясе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Нәфис Косметикс” ААҖ арасында шәһәрнең төзеклеген һәм экологик торышын яхшыртуга юнәлтелгән килешүгә кул куелды. Аның буенча, “Нәфис Косметикс” быел көз көне Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында, “Яшел рекорд” проекты кысаларында, 1 мең эре агач утыртачак.
Бу экологик юнәлешле бердәнбер килешү түгел. Әйтик, 2012 елда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән “Нәфис Косметикс” арасында җитештерүдә начар исле чимал куллануны туктату турында килешү төзелгән иде. Табигать саклау чаралары комплексының төп өлеше буларак, “Б” маркалы олеин кислотасы һәм хуҗалык сабыны җитештерү тулысынча ябылды, шуның белән начар исле пычраткыч матдәләр ташлау бетерелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International