«Экология» проектына ярдәм йөзеннән Татарстан Экология министрлыгы һәм СИБУР Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкләр

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында Татарстан Республикасы Экология министрлыгы, «Казаноргсинтез» ГАҖ, А.И. Щеповских исемендәге Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча региональ иҗтимагый фонд һәм «Кэпт Налоги и Консультирование» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек итү һәм үзара багланышлар турында Килешү имзаланды.

Документка Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин, А.И.Щеповских исемендәге Региональ иҗтимагый фонд башкарма директоры Андрей Агарков һәм «Кэпт Налоги и Консультирование» ҖЧҖ директоры Игорь Коротецкий кул куйды.

Документ якларның республикада биологик төрлелекне саклап калуга бәйле бурычларны, аерым алганда, Татарстан Республикасында лачын-балобан популяциясен торгызу проектын гамәлгә ашыру өстендә бергәләп эшләргә ниятен беркетә.

Лачын-балобан – Халыкара табигатьне саклау берлегенең, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы кызыл китапларына кертелгән сирәк очрый торган кош төре. СИБУР ике ел дәвамында «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында балобан-лачынның Идел-Кама популяциясен торгызу проектына грант ярдәме күрсәтә.

Имзаланган килешү «Экология» илкүләм проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итү, Татарстан Республикасы территориясендә кош популяциясен торгызуга ярдәм итү, шулай ук сирәк очрый торган хайван төрләрен саклауның әһәмияте турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү һәм агарту чараларын үткәрүне күздә тота. «Кэпт» компаниясе проектка методологик һәм консультатив ярдәм күрсәтәчәк.

Инде хәзер үк программаның беренче уңышларын билгеләп үтәргә була: проект кысаларында үстерелгән беренче лачыннар Татарстанның табигый территорияләрендә уңышлы яши башлаган. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның июнендә Татарстан Республикасының Кама Тамагы районына 10 балобан баласы китерелде һәм кыргый табигатькә чыгарылды. 2024 елда Татарстан Республикасы Экология министрлыгының «СИБУР» компаниясенең грант системасы ярдәмендә Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу буенча проекты дәвам итте, июнь азагында 6 кошчык Кама Тамагы районына китерелде, анда алар галим-орнитологлар һәм волонтерлар сагында торды, ә соңрак кыргый табигатькә чыгарылдылар. Барлык лачыннар канатка бастылар, мөстәкыйль рәвештә ауга чыга һәм яңа территорияләрне үзләштерә башладылар. Быелгы яңалык – Казан зооботаника бакчасы белгечләре кошлар чыгаруда катнашты, аларның торышын тикшереп тордылар, ә Казан зооботаника бакчасы вольерларында парлашу һәм Татарстан Республикасында кошчыкларны үрчетү өчен 4 өлкән кош урнаштырылды.

Агымдагы елның августында Кызыл китапка кертелгән лачын предприятиенең сәнәгать җайланмаларының берсендә үзенең визуаль чагылышын тапкан. Поликарбонатлар заводының ябык тибындагы факелында рәссамнар каен ботагыннан очып киткән балобанны сурәтләгәннәр. Гамәлгә ашырылган арт-проект төбәкнең биологик төрлелеген торгызу мәсьәләсенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү буенча агарту бурычына ия.

«Лачын-балобанны торгызу программасына ярдәм итү – республикабызның биологик төрлелеген саклап калу юлында мөһим адым. Без СИБУР, Щеповских исемендәге фонд һәм галимнәр белән бергәләп Татарстанның кыргый табигатендә бу сирәк төрне торгызуга ярдәм итә алуыбызга шатбыз», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

Айрат Сафин, «Казаноргсинтез» генераль директоры: «Лачын-балобанны реинтродукцияләү проекты — табигатьне саклауга керткән өлеш кенә түгел, ә предприятиебезнең экология мәсьәләләренә җаваплы карашы символы да. Имзаланган килешү бу сирәк очрый торган кошның Идел-Кама популяциясен торгызу юлында мөһим адым булып тора».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International