Һава пычрануын контрольдә тоту станциясе күкерт водороды буенча артуны теркәгән

2024 елның 23 августы, җомга

17-23 август көннәрендә, станциядән алынган мәгълүматларга караганда, АСКЗА-1 станциясендә (Осиново авылы, Зеленодольск м.р.) күкерт водороды буенча рөхсәт ителә торган иң чик концентрацияләрнең артуы теркәлгән.

Казан шәһәрендә урнашкан башка АСКЗА станцияләрендә атмосфера һавасын пычратучы матдәләрнең артуы теркәлмәгән.

Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, техник эшләр башкарылуга бәйле рәвештә, атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның автоматик станцияләреннән алынган үлчәү нәтиҗәләре реаль вакыт режимында «ТР Экологик картасы» ДМС платформасының «Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның автоматик станцияләре» катламында күрсәтелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International