II Бөтенроссия балалар экология форумында катнашучы төбәк командаларының экологик проектларын сайлап алуның беренче этабы тәмамланды. Конкурс читтән торып үткәрелде – анда бөтен илдән мәктәп укучылары катнашты.
ДЭФ эксперт советы бәяләве нәтиҗәләре буенча, беренче турда проектлары тәкъдим ителгән 89 команданың 51е икенче турга уза. 15-16 октябрьдә Чиләбедә узачак икенче этапта түбәндәге номинацияләрдә җиңү өчен «көрәшәчәк» командалар очрашачак:
«Калдыкларны икенчел файдалану буенча иң яхшы проект»: Алтай крае; Дагыстан Республикасы; Смоленск өлкәсе;
«Иң яхшы өмә»: Воронеж өлкәсе; Приморье крае; Свердловск өлкәсе;
«Су объектларын чистарту буенча иң яхшы проект» : Кострома өлкәсе; Красноярск крае; Чуаш Республикасы-Чуашия;
«Су объектларының биологик төрлелеген саклау буенча иң яхшы проект»: Ленинград өлкәсе; Тверь өлкәсе; Төмән өлкәсе;
«Елга һәм күлләрне коткару буенча иң яхшы проект»: Мурманск өлкәсе; Пермь крае; Сахалин өлкәсе;
«Яшелләндерү буенча иң яхшы проект»: Кемерово өлкәсе – Кузбасс; Липецк өлкәсе; Омск өлкәсе;
«Һава мониторингы буенча иң яхшы проект»: Мәскәү шәһәре; Донецк Халык Республикасы; Самара өлкәсе;
«Экотуризмны үстерү буенча иң яхшы проект»: Калининград өлкәсе; Саха Республикасы (Якутия); Саратов өлкәсе;
«Табигатьтәге иң яхшы спорт проекты»: Луганск Халык Республикасы; Оренбург өлкәсе; Мари Эл Республикасы;
«Табигать һәйкәлләрен саклау буенча иң яхшы проект»: Камчатка крае; Ростов өлкәсе; Тула өлкәсе;
«Үсемлекләрне саклау буенча иң яхшы проект»: Новосибирск өлкәсе; Бурятия Республикасы; Чиләбе өлкәсе;
«Хайваннарны яклау буенча иң яхшы проект»: Санкт-Петербург шәһәре; Иваново өлкәсе; Магадан өлкәсе;
«Экоагарту буенча иң яхшы проект»: Әстерхан өлкәсе; Киров өлкәсе; Ульяновск өлкәсе;
«Экогадәтләрне формалаштыру буенча иң яхшы проект»: Белгород өлкәсе; Волгоград өлкәсе; Татарстан Республикасы;
«Мәктәптә яисә балалар бакчасында иң яхшы экочара»: Адыгея Республикасы; Чукотка автономияле округы; Ярославль өлкәсе;
«Экологиядә иң яхшы цифрлы проект»: Архангельск өлкәсе; Мордовия Республикасы; Ямал-Ненец автономияле округы;
«Экологиядә иң яхшы цифрлы уен»: Владимир өлкәсе; Мәскәү өлкәсе; Кырым Республикасы.
Икенче турга узган командаларны котлыйбыз һәм киләсе этапта уңышлар телибез!