Климат, су технологияләре һәм сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендәге инновацияләр – А.И. Щеповских исемендәге «Сәнәгать экологиясе һәм куркынычсызлыгы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең төп темалары әнә шундый. Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2024 кысаларында 2024 елның 27 августында Казан ЭКСПО күргәзмә мәйданчыгында узачак.
Конференциядә региональ хакимият органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, фәнни-тикшеренү һәм проект оешмалары, эре предприятиеләр һәм компанияләр, шул исәптән халыкара компанияләр катнашачак.
Алда торган конференция 3 тематик түгәрәк өстәлгә бүленәчәк, анда катнашучылар климат үзгәрешләре, су объектларының торышын яхшыртуга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру һәм нефть чыгаручы районнарда шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда экологик һәм сәнәгать иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү «Экология» илкүләм проектының төп бурычы буларак билгеләнде. Җитештерү мәйданчыкларына заманча «яшел» чишелешләргә күчәргә ярдәм итү күздә тотыла.
Иң яхшы технологияләр – әйләнә-тирә мохиткә иң аз йогынты ясаучылар һәм шул ук вакытта ресурслар һәм энергия саклау күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирүчеләр. Технологияләрнең һәркем файдалана алырлык булуы аларның икътисадый нәтиҗәлелеге һәм тиражланышы белән билгеләнә.
Чарада катнашу өчен 16 августка кадәр Eco.pros@tatar.ru электрон почтасына ФИА, оешма, вазыйфа күрсәтелгән һәм сез эләгергә теләгән түгәрәк өстәлнең исеме язылган хат җибәрергә кирәк.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча Министрлыкның экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлегенә әлеге телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(843)-267-68-11.