2024 елның 15-17 сентябрендә «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Чиста булачак» республика экологик хәрәкәт активы мәктәбе» республика инструктив семинары узачак. Чара хәрәкәт волонтерларын экологик агарту эшчәнлегенә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән чараларны оештыруның гамәли механизмнарына әзерләүгә һәм өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Активлар мәктәбенең белем бирү программасы 4 трекка (юнәлешләргә) бүленгән:
- медиа-экологлар, анда катнашучылар экологик чараларны яктыртуны һәм массакүләм мәгълүмат чараларында экологияне популярлаштыруны өйрәнәчәк;
- агартучы-экологлар, анда трек эше барышында экология дәресләрен эшләү буенча дәресләр узачак;
- лидер-экологлар – команда белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә, лидерлык сыйфатларын үстерүгә һәм экологик чараларны оештыруга багышланган трек;
- инноватор-экологлар, трек кысаларында социаль экология нигезләре һәм инновацион кейслар чишү буенча дәресләр узачак.
Чарада 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала. Моның өчен 9 сентябрьгә кадәр теркәлү узарга кирәк. Нигезләмдә сылтама аша катнашуның барлык нечкәлекләре бирелгән.
Элемтә өчен: Баймяшкина Анна Алексеевна, +7 (950) 317-71-19.
Чара "Экология" илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үсеп килүче буынны экологик агартуга һәм тәрбияләүгә юнәлдерелгән.