Экологлар кисәтүе буенча Апас районында 2 чүплек бетерелде

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Элегрәк ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Дүртөйле һәм Пүчинкә-Енай авылларында калдык туплау урыннарын тапкан иде. Чүплекләрнең һәркайсының мәйданы 23 кв.м тәшкил иткән, чүпнең гомуми күләме – 11 куб.м.

Авыл җирлекләре адресына мәҗбүри таләпләрне бозмау турында кисәтүләр җибәрелде. Билгеләнгән вакыт беткәнче башкарма комитетлар көче белән чүплекләр бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International