Инде бер айдан цифрлаштыру өлкәсендә әһәмиятле вакыйга – «Kazan Digital Week – 2024» форумы булачак

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Халыкара форум 9-11 сентябрьдә Казан Экспо күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бер мәйданчыкта фәнни-техник тәҗрибә уртаклашу, цифрлаштыру һәм импортны алыштыруның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен эшкуарлар, IT-белгечләр, Россия һәм дөньяның дәүләт органнары вәкилләре очрашачак.

Катнашучыларны төрле юнәлештәге 10 секция көтә:

- Интеллектуаль транспорт системалары;

- Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- Цифрлы индустрия 4.0;

- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;

- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

- Яңа чорның киберкуркынычсызлыгы;

- Финтех экосистемасы;

- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

- Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;

- Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.

Форумда шулай ук күргәзмә экспозициясе эшләячәк, анда һәркем заманча технологияләр дөньясына чума алачак. 

«Kazan Digital Week – 2024» чарасына рәсми сайтта сылтама буенча теркәлергә һәм кушылырга мөмкин: https://kazandigitalweek.com/ru/site/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International