Бүген бөтен дөньяда Урманнарны янгыннан саклау көне билгеләп үтелә. Бу көннең максаты – игътибар җәлеп итү һәм безнең тормышыбызда урманнарның һәм тулаем планетабызның әһәмияте турында искә төшерү.
Менә Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе белгечләре дә читтә калмады. Чаллы шәһәренең «Созвездие» балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен алар тематик экодәрес үткәрделәр.
«Яшь булуларына карамастан, балалар урманның кешегә нәрсә биргәнен яхшы аңлыйлар. Барысы да әти-әниләре белән табигатьтә рәхәтләнеп вакыт үткәрәләр икән. Бергәләп без, бәла-каза булмасын өчен, урманда үзеңне ничек тотарга, дигән кагыйдәләрне билгеләдек. Төп сорау – урман янында иң куркыныч дошман нинди – шуны җентекләп тикшердек», - дип билгеләп үтте Кама яны территориаль идарәсе белгече Фәйрүзә Фәссахова.
Балалар үзләренең рәсемнәрендә урман янгынының нәтиҗәләре нинди куркыныч булырга мөмкинлеген күрсәттеләр. Аны булдырмас өчен, ут белән бик сак булырга кирәк, дип нәтиҗә ясадылар мәктәпкәчә яшьтәге балалар.
Ә Смешариклар белән өйрәтүче мультфильм балаларга яңа урман үстерү өчен күпме вакыт кирәклеге һәм кирәк була калса, янгын сүндерү хезмәтен чакыру турында сөйләде.