Бу бәйрәм йомшак тәпиле дусларыбыз очраткан кыенлыклар турында хәбәрдарлыкны арттыру һәм аларны җәмгыятьтә яклау һәм кайгыртуның мөһимлеген искә төшерү өчен булдырылган.
Мәчеләр турында кызыклы белешмәләр:
- Мәче организмында кешенекенә караганда сөяк күбрәк.
- Мәчеләр дальтоник түгел. Алар өч төсне аера: кызыл, яшел һәм зәңгәр.
- Мәчеләр 100 төрле аваз чыгара ала.
- Этләрнең һәм мәчеләрнең уртак бабалары булган.
Бөтендөнья мәчеләр көнендә без бу хайваннарга күбрәк игътибар һәм кайгырту белән мәхәббәтебезне белдерә алабыз. Приютка килегез, песиләр белән уйнагыз, аларны сыйпагыз яки вакытны бергә үткәрегез.
Әйдәгез бүген Бөтендөнья мәчеләр көнен билгеләп үтик һәм аларга безнең аларны никадәр яратуыбызны күрсәтик!