200 м2 кирпеч һәм бетон ватыгы. Алексеевск районында калдыкларны законсыз туплау урыны ачыкланды

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Алексеевск районының Биләр авылында экологлар биналарны җимерүдән һәм сүтүдән калган кирпеч һәм башка чүп-чар белән түшәлгән юлны ачыкладылар. Чүп җыю урыны Октябрь урамында теркәлде.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары исәпләвенчә, чүплекнең гомуми мәйданы – 200 м2, чүп-чар күләме 40 м3 тәшкил итә.

Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә карата табигатьне саклау законнарын бозуга юл куелмавы турында кисәтү бирелде. Чүплекләрне бетерү буенча чаралар күрүгә 60 көн вакыт бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International