Рейд кысаларында Давыдов, Камышин һәм Мариуполь урамнарындагы контейнер мәйданчыклары каралды. Исегезгә төшерәбез, июль аенда Авиатөзелеш районында яшәүчеләрнең каты көнкүреш калдыклары тупланган урыннарда вакытында чүп-чарның чыгарылмавы һәм бу урыннарның чүпләнүе турында күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча Экология министрлыгы инспекторлары прокуратура белән берлектә урынга барып тикшерү үткәргән иде.
«Без тикшерүләр уздырдык, шул исәптән Экология министрлыгы һәм җирле хакимият белгечләрен дә җәлеп итеп. „ПЖКХ“ ИК төбәк операторының ККК вакытында чыгармау фактлары теркәлде. Каты коммуналь калдыкларны вакытында чыгармау факты буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча эш кузгатылды. Тикшерү материалларын Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелде», – дип сөйләде бүген журналистларга Авиатөзелеш районы прокуроры урынбасары Руслан Гусамов. Ул билгеләп үткәнчә, мондый проблемалар районның күп кенә мәйданчыкларында ачыкланган.
Июль тикшерүләре нәтиҗәләре буенча район администрацияләре, шулай ук „ПЖКХ“ ИК генераль директоры адресына ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелгән. Бүген кабат рейд барышында кайбер мәйданчыкларда чүп-чарның чыгарылуы ачыкланды, әмма контейнерлар янында элеккечә пычрак, вакытында чыгарылмау аркасында мәйданчыклар янында санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килгән, көнкүреш калдыклары чәчелеп ята. Мәсәлән, Давыдов урамындагы контейнер мәйданчыгында шундый хәл.
«Контейнер мәйданчыклары урыннарын оештыру һәм карап тоту өчен муниципалитет җаваплы. Чүп-чарны вакытында чыгарган өчен – регоператор, ә тулаем алганда, эшне оештырган өчен — Төзелеш министрлыгы», – дип аңлатты журналистларга ТР Экология министрлыгының экологик күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гадел Алимов.
Спикер билгеләп үткәнчә, Давыдов урамындагы мәйданчык тулаем җиһазландырылган, әмма эре габаритлы калдыкларны туплау өчен бункерлар юк, ә алар икәү булырга тиеш. Ким дигәндә алты евробункер, шулай ук чүп-чарны аерым җыю өчен савытлар булырга тиеш.
«Монда чүпләрне вакытында чыгармау урыны бар, ул җылы вакытта көн саен башкарылырга тиеш. Моның өчен „ПЖКХ“ ИК карата административ производство кузгатылды. Штраф күләме 100 мең сумнан башлана», – дип билгеләп үтте Гадел Алимов.
«Бүгенге көндә тикшерүләр узды һәм калдыкларны вакытында чыгармау теркәлгән урыннар чистартыла. Регоператор һәм җирле хакимиятнең тиз реакциясе бара, әмма менә системалы эш җайга салынмаган. Проблемалар да бар – еш кына ККК җыю мәйданчыкларында чүп-чар төзелеш калдыклары белән буталган. Төзелеш чүп-чарын чыгару белән шөгыльләнүче шәхси оешмалар бар. Төбәк операторы төзелеш чүп-чарын чыгармый», – дип сөйләде район прокуроры урынбасары Руслан Гусамов.
Калдыкларны контейнер мәйданчыкларына түгел, ә янәшәдәге территорияләрнең җирләренә ташлау фактлары ачыкланганда, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре хокук саклау органнары белән берлектә административ чаралар күрә.
Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгына ел башыннан кергән 5424 мөрәҗәгатьнең 3384е – калдыкларны рөхсәтсез ташлауга кагыла торган шикаятьләр.