Экологлар кисәтүе буенча Азнакайда чүплек бетерелде

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Азнакай шәһәрен мониторинглау барышында Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Шәйхетдинов урамында төзелеш калдыклары җыелмасын ачыкладылар. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы – 500 кв.м. Күләме – 380 куб.м.

Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелде.

Хәзерге вакытта территория тиешле хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International