Ык буе идарәсе инспекторлары күрсәтмәсе буенча Азнакай районында 2 чүплек бетерелде

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

Элегрәк ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре тарафыннан күчмә тикшерү барышында Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә ш.т.п. «Мечта» бакчачылык ширкәтенә янәшәдәге территориядә калдыкларны җыю фактлары теркәлгән иде. Чүпләнгән мәйдан беренче очракта 12 кв.м. һәм икенче очракта 62 кв.м. тәшкил итә иде. «Наш дом Восход» идарәче компаниясе һәм Азнакай районының Актүбә штп. башкарма комитеты адресына инспекторлар табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр бирделәр.

Билгеләнгән вакытта ике чүплек тә юкка чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International