Татарстанның экогеройлары кем? Иртәгә үк без «Экояз 2024» кә йомгак ясаячакбыз

2024 елның 14 июне, җомга

Иртәгә үк без «Экояз 2024» җиңүчеләрен игълан итәчәкбез. 15 июньдә Түбән Заречье пляжында бүләкләү тантанасы узачак, анда «Экояз 2024» абсолют җиңүчеләрен игълан итәчәкләр. Тантана яңа форматта узачак, кунакларны Идел буенда интерактив мәйданчыклар һәм өмә көтә.

Иң яхшы экогаиләләр һәм муниципаль берәмлекләр үз бүләкләрен алдылар инде, ә бу шимбәдә «Экоярдәмче», «Экоберләшмә», «Экокоманда» һәм «Экопартнерлар» номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләү узачак.

15 июньдә 10:00 сәгатьтә Түбән Заречье пляжында «Компас» фондының «Илкүләм җыештыру үзенчәлекләре» Бөтенроссия акциясе кысаларында очрашабыз. Бүләкләүдән соң, өмә узачак, ләкин гадәти түгел, ә эко-Сабантуй форматында. Җыештырудан тыш, катнашучылар мастер-классларда, мәдәни программада катнаша һәм кыр кухнясында тамак ялгап ала алачак!

Исегезгә төшерәбез, «Экояз» республика акциясе 2016 елдан башлап ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык кысаларында уза. Быел «Экояз» тематик марафон форматында узды. Конкурска рекордлы санда гаризалар килде - 1202 гариза. Конкурсның максаты халыкның барлык катламнарын табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, иң яхшы инициативаларны ачыклау һәм иң актив катнашучыларны кызыксындырып тору.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International