Узып баручы атнада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы АСКЗАсында артыклык теркәлгән

2024 елның 14 июне, җомга

8 июньнән 14 июньгә кадәр Казан шәһәрендә Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре (АСКЗА) атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артуларны теркәгән.

АСКЗА-1дә  (Осиново авылы, Зеленодольск муниципаль районы) күкертле водород буенча арту теркәлгән;

АСКЗА-3тә (Казан шәһәре, Максимов урамы, 76) формальдегид буенча артыклык теркәлгән.

Казан шәһәрендә урнашкан башка АСКЗАларда пычратучы матдәләрнең артуы теркәлмәгән.

* Җиһазларның эшләве турында мәгълүмат:

АСКЗА-4тә (Казан, Четаев урамы, 26) фенолны үлчәү буенча хроматограф 2024 елның 16 маеннан   хезмәт күрсәтүче оешмада диагностикада һәм төзекләндерелә.

АСКЗА-5тә азот диоксидын билгеләү буенча газ анализаторы (Казан, Шакиров урамы, 3) 2024 елның 16 апреленнән бирле ел саен уздырыла торган тикшерүдә.

Шуны исәпкә алып, фенол һәм азот диоксиды буенча мәгълүматлар Татарстан Республикасының Экологик картасында күрсәтелми.

Белешмә: 2024 елның 01 гыйнварыннан 14 июненә кадәр атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясе 2 млн. артык үлчәү башкарган, шул исәптән Казан шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автомат станциясе 614 меңнән артык үлчәү  уздырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International